"Халкымның данлы улы"
Бүген 8нче мәктәпнең 6 "Б" һәм 3"Б" сыйныф укучылары "Апуш" китапханәсендә "Халкымның данлы улы" дигән батырлык дәресе үтте.Герой -шагыйрь М.Җәлилнең туган көне уңаеннан уздырылган бу чарада алар аның Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы, иҗаты, фашизмга каршы героик көрле белән таныштылар, "Моабит дәфтәрләре" циклыннан тетрщндергеч шигырьләрен тынладылар.