"Кояш баеганда"
Бүген матур традиция буенча безнең китапханәдә "Иҗат итү җиңел" арт-терапиясе узды. Чарага килгән балалар "Кояш баеганда"дип исемләнгән картина ясадылар. Алар яңа сәнгать алымнары белән таныштылар, төсләрне бутарга өйрәнделәр.
Традицион булмаган техника белән рәсем ясау балалар фантазиясенә зур мөмкинлекләр ача, балага иҗат белән мавыгырга, хыялын үстерергә, мөстәкыйльлек һәм инициатива күрсәтергә, үз индивидуальлеген белдерергә мөмкинлек бирә.
Традицион булмаган рәсем техникасы кечкенә шедеврлар ясауның искиткеч ысулы булып тора. Рәссамчы кызларның картиналары бик матур килеп чыкты.