Центральная детская библиотека

"Пират бухтасының куркыныч серләре"

Бүген «КитапЛаб» иҗат сменасы тәмамланды! 

Балалар «Пират бухтасының куркыныч серләре» дигән чын пират маҗарасына чумдылар. Алар югалган Китап хәзинәләрен эзләргә чыгып киттеләр, әкияттәге пиратларны очраттылар һәм караңгы күләгәләр утравына килеп чыгып,анда сихерче кызны табып аның ярдәмендә тылсымлы ысул белән картада хәзинә урынын таптылар.

"Хәреф эзе кыясында" кыю яшь эзләнүчеләр коточкыч пиратның серле юлламасын чиштеләр аннары, "югалган төргәкләр җире"ннән үтеп, мавыктыргыч квестта катнаштылар. Нәтиҗәдә, серле картаның бөтен кисәкләрен җыеп, алар хәзинәне табып, аны барлык катнашучылар арасында гадел бүлделәр

Мондый маҗарага сезнең дә барасыгыз киләме?
Алайса, сезне киләсе сменага көтеп калабыз. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!