Центральная детская библиотека

"Алисада кунакта"

Әдәби маҗаралар дулкыннары буйлап китап сәяхәте

Бүген "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр үзәгеннә килгән укучылар яраткан персонажлары Алиса һәм Шляпник белән китапханәгә әкияти экскурсиягә киттеләр, алар китаплар белән танышырга гына түгел, ә махсус сүзлекләргә күз салып, катлаулы фразеологизмнарны да күбрәк белергә тырыштылар.

Программаның үзенчәлекле моменты ‑ шәмнәр ясау буенча мастер-класс. Әкият персонажлары җитәкчелегендә балалар үз куллары белән хуш исле шәмнәр ясадылар. Бу вак моториканы үстереп кенә калмады, ә һәр балага уникаль сувенир да бүләк итте.

Шат күңелле малайларны, кызларны тагын кунакка көтеп калабыз.