"Әйдәгез, бергә уйнарга!"
Бүген китапханәдәге көнне "Әйдәгез бергә уйнарга" мавыктыргыч уен марафоны дип атарга була!
Безнең укучылар төрле өстәл уеннарында һәм үстерә торган башваткычларда актив катнаштылар.
Уеннар балаларга зирәклек, игътибарлылык һәм бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итте. Ә иң мөһиме һәр катнашучыга бик күп уңай хис - кичерешләр һәм шатлыклар бүләк иттеләр!