Центральная детская библиотека

Кыстыргыч

Бүген язучы Антуан де Сент-Экзюпериның 125 еллыгына багышланган иҗади мастер-класс узды.

 

Безнең яшь катнашучыларыбыз «Нәни принц» дигән атаклы повесть - әкият темасына китаплар өчен уникаль кыстыргычлар ясадылар. Һәрбер кыз символик рәсемнәр һәм элементлар белән бизәлгән үз кыстыргычларын булдыруга күңеленең бер өлешен салдылар.

Без талантлы укучыларыбыз белән горурланабыз һәм һәркайсына катнашулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез!