"Күз яшьләренә төрелгән хәтер..."
1941 елның 22 июне — тарихны «алдан» һәм «аннан соң»га бүлгән фаҗига башланган көн. Бүген барлык россиялеләр өчен бу хәтер һәм кайгы көне - һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу көне.
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан китапханәдә «Күз яшьләренә төрелгән хәтер... " хәтер сәгате узды. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы башлануы, немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә халкыбызның үз илен нинди бәя белән һәм нинди югалтулар белән саклап калуы, Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде.