Центральная детская библиотека

"Бер, ике, өч - әкияттә көч!"

Бер, ике, өч — әкияткә эләк! 

 Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында һәм китапханәбездә яшь укучылар балалар өчен яраткан әкият - китаплар дөньясына чумдылар!

 Иң яраткан әкиятләрне сайладык, искә төшердек һәм сәхнәләштердек, бергә яңа әкият тарихларын уйлап таптык һәм герой буенча китап эзләдек!

 Барлык катнашучыларга әкияти хис - кичерешләре, шатлык һәм илһам заряды өчен рәхмәт! Әдәбият һәм иҗат дөньясында яңа очрашуларга кадәр!