"Шундый халык бар - керәшеннәр"
10 июльдә "Гаилә" паркында «Шундый халык бар – керәшеннәр» III керәшен мәдәнияте фестивале узды. Инде традициягә әверелгән бу бәйрәм шәһәр халкын һәм кунакларны керәшен халкының бай мирасы, аның уникаль традицияләре, җырлары, биюләре, уеннары һәм һөнәрләре белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Безнең китапханәче "чабата аша сикерү", "иң оста чабынучы" һәм башкаларның милли уеннарын үткәрүдә актив катнашты.