"Әдәпле фәннәр мәктәбе"
«Әдәпле фәннәр мәктәбе» китап күргәзмә-уены
Бу атнада 6+ залында мәктәп укучылары өчен «Әдәпле фәннәр мәктәбе» күргәзмә-уены уза. Монда һәр бала әдәпле сүзләрнең чын тылсымчысы булырга, сөйләм әдәплелегендә күнегүләр ясарга һәм этикет һәм яхшы аралашу темасына күңелле ситуацияләрдә уйнарга мөмкин.
Балаларны яхшы гадәтләр турында мавыктыргыч китаплар, уен биремнәре, интерактив тарихлар һәм, әлбәттә, катнашулары өчен сюрпризлар көтә. Ә сез безнең көнебезне яхшырта торган биш тылсымлы сүз уйлап таба алырсызмы?