"Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз"
"Уку өчен" проекты кысаларында 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 Б һәм 2 а сыйныф укучылары сугыш, Ватан һәм Җиңү турында шигырьләр укыды. Шул рәвешле алар «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVI халыкара акциясенә кушылдылар.
Балалар солдатларның батырлыклары турында әсәрләр, А.Н.Печерскаяның хикәяләреннән өзекләр тыңладылар һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында үз тарихлары белән дә уртаклаштылар.