Центральная детская библиотека

"Гаиләдә сәламәтлек көне"

Сәламәтлек ритмында якшәмбе!

 Бу ял көне безгә күңелле мизгелләр һәм файдалы гадәтләр бүләк итте — «Гаиләбездә сәламәтлек көне» дип исемләнгән уен программасы үтте.Бу чарада Сираевлар гаиләсе катнашты — актив, тату һәм бер-берсенә игътибарлы гаилә! Алар көн режимы, дөрес туклану турында сөйләштеләр, зарядка ясадылар һәм хәрәкәтчән уеннарда зур теләк белән катнаштылар.
 Бу гади уен гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешенә алып баручы чын сәяхәт булды. Мондый очрашулар якыннарың белән вакыт уздыруның һәм тән белән җан турында кайгыртуның мөһимлеген искәртә.
 Сәламәтлек — гаиләдән башлана һәм менә шундый җылы якшәмбеләрдән!