"Резеда Вәлиеваның шигъри дөньясы"
Бүгенге көндә компьютер һәм телевидениены күпләр балалар өчен кулайрак та күрә. Әмма экраннардагы әзер мәгълүмат баланы фикер йөртергә өйрәтми, ә уйлау сәләтен киметә. Барыбызга да мәгълүм ки, уй-фикер үсеше китаптан килә.
Балалар өчен «җанын биреп», алар өчен иҗат каләмен тибрәткән язучыларыбыздан Резеда Вәлиева була. Ул - балаларның нәрсә белән кызыксынуларын, хыял һәм теләкләрен белеп язган балалар язучысы. Аның әкиятләре, шигырьләре фантазиягә, тирән фикергә, матурлыкка бай. Шагыйрә мәхәббәт һәм нәфрәт, батырлык-куркаклык, акыллылык һәм наданлык, уңганлык һәм ялкаулык кебек төшен¬чәләрне капма-каршы куеп, балаларга тәрбия бирү юлында куллана.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрә Резедә Вәлиева китапларын, шигырьләрен укырга килегез. Көтеп калабыз!!!