К.Чуковский "Мойдодыр"
Яхшы һәм файдалы гадәтләр балачактан ук формалаша. Аларга шәхси гигиенаны саклау буенча көндәлек гамәлләр дә керә. Бу сәламәтлекне ныгыту өчен генә түгел, кешенең тышкы кыяфәте өчен дә мөһим.
Бүген «Бәләкәч» проектына килгән сабыйлар белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, шәхси гигиена предметлары турында белемнәрне киңәйтүгә юнәлдерелгән «Су һәм сабын турында» Мойдодыр дәресе үткәрелде.
Балалар бик рәхәтләнеп музыкага ияреп, физкультминутта катнаштылар, К.Чуковскийның «Мойдодыр» китабы белән таныштылар һәм шапшак малай турында мультфильм карадылар. Ә китап героеның шөгыльгә килүе балаларда аерлану уятт
Һәр станциядә балалар төрле биремнәр башкардылар: пычранган курчакны юарга, тешләрен чистартырга өйрәнделәр, сәламәт булсын өчен уенчык балага витаминнар да ашаттылар.…
Уен формасында балалар сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләрен хәтерләрендә ныгыттылар, көндәлек режимны үтәү, дөрес туклану, организмны чыныктыру, спорт белән шөгыльләнү һ.б.