Центральная детская библиотека

А.Фадеев "Яшь гвардия"

Компьютер белеме нигезләре буенча курсларга йөрүче 1нче балалар йорты укучылары белән чираттагы очрашу компьютерда эшне җиңеләйтергә һәм оптимальләштерергә мөмкинлек бирә торган "кайнар клавишаларга" багышланды. Барлык алган белемнәрне Александр Фадеев китабы буенча "Яшь гвардия" темасына зур булмаган проект төзеп ныгыттылар.

Гомуми тема һәм гомуми техник таләпләргә карамастан, һәркемнең шәхси кызыклы варианты килеп чыкты. Проектны төзегәндә алган белемнәрне кулланып, Бөек Ватан сугышының яшь геройлары турында белеп, компьютерда эшләүнең элек алган бөтен күнекмәләрен дә ныгыттылар. Очрашу бик нәтиҗәле узды!