"Елмаюдан көннәр яктыра"
Бүген китапханәбез янәдән шатлык һәм күңел ачу белән тулды! Гаилә белән якшәмбе ялы проектына килгән балалар өчен "Елмаюдан көннәр яктыра" дигән темага искиткеч очрашу узды
Безнең даими укучыларыбыз Софья һәм Арсений рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар, шөгыльләнделәр, бер-берсенә елмаюлар бүләк иттеләр һәм смайликлар белән матур беләзекләр ясау буенча иҗади процесска чумдылар. Һәркем бик теләп үз аксессуарын булдырды