Центральная детская библиотека

"Китап йорты"

Бүген безнең китапханәгә 3 нче лицейның 1 нче сыйныф укучылары килде. Алар китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар: китапханәдән файдалануның һәм китаплар белән эш итүнең төп кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар «абонемент», «уку залы», «формуляр»ның нәрсә икәнен, һәр китапның үз урынында торуын һәм китапханәдә китапларның нинди принцип буенча урнаштырылуын белделәр.
Китапханәгә беренче тапкыр килүче балалар өчен очрашу кызыклы, мавыктыргыч һәм белемле булды. Балалар китапханәнең даими укучылары булачагына ышанасы да килә.