Центральная детская библиотека

"Юл йөрү кагыйдәләрен бел""

Бүген безнең яраткан Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында 3 нче лицей 2 нче "Б" сыйныф укучылары белән искиткеч очрашу узды!

Каникул алдыннан балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләштек. Светофор сигналларын искә төшердек, төп юл билгеләре һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләштек!

Укучылар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын викториналарда һәм хәрәкәтчән уеннарда күрсәтә алдылар, ә балаларның елмаюлары һәм шат йөзләре безнең өчен — иң яхшы бүләк! Һәр бала игътибарлы җәяүле һәм юл хәрәкәтендә җаваплы катнашучы булып үссен иде!