"ИнтеллектУМ"
«Пушкин картасы» программасы кысаларында «ИнтеллектУМ» интеллектуаль квизиумы Түбән Каманың 24 нче лицей-интернатының 8 нче сыйныф укучылары катнашында узды.
Балалар, стандарт булмаган мәсьәләләрне чишкәндә җитезлек һәм тапкырлык күрсәтеп, биремнәрне бик тиз үтәделәр. Бу чара укучылар өчен үз белемнәрен тикшерү генә түгел, ә логик фикерләүне һәм команда рухын үстерү өчен дә бик яхшы мөмкинлек булды.
«Пушкин картасы» программасы 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә дәүләт акчалары хисабына мәдәни чараларга йөрү мөмкинлеге бирә. Бу яшьләрнең мәдәни үсешенә зур ярдәм итә.