"Җиңү килде, җирне нурга күмеп!"
Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 80 еллыгы уңаеннан үткәрелгән "Җиңү килде, җирне нурга күмеп!" дип исемләнгән чарада 1нче балалар бакчасы нәниләре белән җанлы әңгәмә узды.
Сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар, тол калган хатын-кызлар, "әти" сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, дәһшәтле көннәр афәтен үз башынан кичергән ветераннар язмышы...
Коточкыч көннәрнең ачы хәсрәте, сугышчыларның батырлыклары турында язылган китаплар белән танышкач, балалар мастер-класста бәйрәм йолдызы ясап куандылар.
Без халкыбызның батырлык һәм фидакәрьлекләрен , зур югалту һәм корбаннарын һич кенә дә истән чыгармасак иде. Шул вакытта гына дөньяда иминлек һәм тигезлеккә омтылу, үзара дустанә мөнәсәбәтләргә омтылу көчлерәк, куәтлерәк булыр иде.