"Еллар аша Тукай безгә дәшә"
Еллар аша Тукай безгә дәшә» күргәзмә-ребусы
22–27 апрель көннәрендә безнең китапханәдә бөек татар язучысы Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган үзенчәлекле күргәзмә-ребус узды.
Кунаклар Тукай иҗаты белән танышып кына калмыйча, аның әкиятләре һәм шигырьләренә бәйле ребуслар һәм табышмаклар чишеп, үзләренең зирәклекләрен дә сыный алдылар.
Күргәзмә аша һәркем Тукай иҗатының еллар аша безгә нинди җылы һәм якын булып дәшкәнен тагын бер кат тоя алды!