"Габдулла Тукайның әкиятләр дөньясында"
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Габдулла Тукайның әкиятләр дөньясында" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты, балалар өчен язылган китаплары, әкиятләре урын алды.
Язучының китаплары игелеккә, матурлыкка, туган җиргә мәхәббәткә өйрәтәләр. Кыю, шәфкатьле, гадел булырга өндиләр.