"Тукай абый безнең күңелләрдә"
Бүген бездә кунакта 100нче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр булды. Алар бөек язучыбызның туган көне алдыннан үткәрелгән “Тукай абый безнең күңелләрдә” дигән бик матур чарада катнаштылар.
Кечкенә кунакларыбыз Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Бөек классигыбыз иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Шүрәле белән кечкенә Апушның да килүе ямь өстенә ямь өстәде.
Габдулла Тукай кыска гына гомере эчендә искиткеч шигырьләр язып калдырырга өлгерә. Туган иленә, туган теленә, табигатенә дан җырлый. Шуңа күрә аның шигъри мирасы ул зурлар өчен дә, кечкенәләр өчен дә кадерле һәм газиз...
Әлеге чара, гадәттәгечә, “Туган тел” җыры белән тәмамланды.