"Табигать моңын тоеп" З.Минһаҗева белән очрашу
Бар дөньяда бер серле көй - ул балачак
Барсын ташлап шунда кайтам, мин дә кайчак
Серле илгә, балачакка юл сорама,
Күңелең изге булса, табар, кил,соңлама....
Бүген безнең китапханәгә килеп, "Китаплы балачак" проектында катнашкан МБОУ «Гимназия №2» НМР РТ укучылары өчен бик тә истәлекле көн.
Сәбәбе нидә диярсез?
Чөнки, Яр Чаллы шәһәреннән килгән мөхтәрәм кунак –Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Шекспир” исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, сәхнә әсәрләре, бик күп популяр җырлар авторы, тәрҗемәче, шигъри җыентыклар, шулай ук - “Йолдызлар ага уралып”, “Әтәч ничә кычкыра”, “Җилләр чакырам”, “Гата бабай әкиятләре”, “Урман фасыллары” кебек китаплар авторы - Зөләйха Минһаҗева белән күзгә-күз очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды алар.
Кичә “Бишегем” татар балалар студиясенә йөрүче яшь артистлар башкаруында Зөләйха Минһаҗеваның матур шигырьләре белән үрелеп барды. Автор башкаруында яңгыраган иҗат җимешләре аеруча күңелләрне күтәрде.
Укучылар шагыйрә белән шәхсән аралаша, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Шулай ук шагыйрә шигырь сөйләүче укучыларга китапларын бүләк итте. Чарага килгән кунаклар кичә ахырында шагыйрәгә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, иҗат чишмәсенең саекмавын, тагын яңа әсәрләр белән куандырып торуын теләделәр.
Китапханәдә язучылар белән очрашу – һәрвакыт үзе бер бәйрәм ул. Әлеге очрашу да бары тик уңай тәэсирләр калдырыр һәм күпләр өчен кызыклы ачыш булыр дип ышанып калабыз.