"Эш беткәч, уйнарга ярый"
"Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы" проекты кысаларында "Эш беткәч, уйнарга ярый" дигән темага бик мавыктыргыч чара узды. Балалар Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәяхәт иттеләр, төрле биремнәрне үтәделәр, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, блокнотны бизәү буенча мастер-класста катнаштылар.