"Чехов хикәяләренең геройлары"
Бүген кояш кына түгел, Арт-терапиянең чираттагы шөгыле дә энергия белән тулы булды.
Укучыларыбызның рәсемнәрендә А.П.Чеховның "Каштанка" хикәясендәге иң популяр булган "Мисыр пирамидасы" җанланды.
Циркның бәйрәм атмосферасын кызлар рәсемнәрендә чагылдыра алды. Һәр яшь рәссамның үз хис-кичерешләрен кәгазьдә күрсәтә алуын күзәтү бик кызык булды.