"Үз геройларыбыз"
«Библиотөн-2025» Бөтенроссия акциясе кысаларында безнең китапханәдә «Үз геройларыбыз» темасына багышланган зур чара узды.
Чара «Ватан минем йөрәгемдә» театральләштерелгән тамашадан башланды, анда чыгыш ясаучылар шигырьләр укыдылар, геройларны искә алдылар.
Ә аннары балалар өчен чын сынау башланды!
«Марш-бросок» хәрби-патриотик уены балалар өчен бер үк вакытта маҗара һәм батырлык дәресе булды
Яшерен бирем алгач, катнашучылар миссияне үтәргә киттеләр:
Каршылыкларны җитезлек һәм кыюлык белән җиңделәр. Кыр госпиталендә "яралыларны" дәвалап, дешифровщиклар булып эшләделәр.
Дошман техникасы координаталары белән яшерен пакетны эзләделәр һәм таптылар.
Пакет штабка китерелде. Бирем үтәлде!
Ял кырында балалар сугыш җырларын искә төшерделәр, шигырьләр укыдылар.Чара үткәнебезне онытмаска, тарих битләрен искә төшерергә, геройлар белән горурланырга нигез булды.