"Сәламәт булу - ул ..."
Нәрсә ул квилт? Хәзерге дөньяда бу сүзнең берничә мәгънәсе бар. Башта квилт-ул корамалы тегү техникасында эшләнгән сырган тукыма. Китапханә квилты - ул аерым блоклардан - "корамалардан"торган мәгълүмати модуль. Атна дәвамында бездә мөһим темага — сәламәт яшәү рәвешенә багышланган кызыклы библиоквилт узды!
Күп укучылар "полотно" булдыруга үз өлешләрен керттеләр - "Сәламәт булу - ул...... дигән сүз, "Ни өчен сәламәт булу мөһим?" дигән сорауларга җавап биреп.", "Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен сез..?"Сәламәтлекне саклау өчен сез нинди шартларны иң мөһиме дип саныйсыз?"
Иң популяр киңәш - ул саф һавада йөрү булды!
Квилтта катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт! Яраткан китабыгызның һәр бите сезнең көнегезне шатлык белән тутырсын һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга рухландырсын! Исегездә тотыгыз: сезнең исән-имин булуыгыз гади адымнардан башлана: күбрәк хәрәкәт итү, саф һавада йөрү, елмаюлар һәм яхшы китаплар уку!