"Каюм Насыйри мирасы"
Каюм Насыйри белән кызыклы продлёнка!
Бүген безнең балалар бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри тормышы битләренә маҗаралы сәяхәт кылдылар:
Тел белгечләре кебек сирәк татар сүзләренең мәгънәсен аңлаттылар.
Аның математика китаплары нигезендә логик биремнәр чиштеләр.
Чын ботаниклар кебек үсемлекләрнең исләрен тану аша шифалы үләннәрне белделәр.
Каюм Насыйри — язучы гына түгел, ә тел галиме, халык укытучысы, язучы, мәгърифәтче, тәрҗемәче, фольклорчы һәм бик күп сәләтләргә ия шәхес!
Бүген ул балалар өчен якын да, тере дә һәм кызыклы да булды!