"Ватанны саклаучылар һөнәре"
“Җиңү варислары” проекты кысаларында, безнең китапханәдә 14 нче лицейның 10 нчы сыйныф укчылары белән Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган уен узды.
Лицеистлар халкыбыз тарихының мөһим этапларын искә төшереп, шул чор атмосферасына чумдылар, "Ватанны яклаучылар" һөнәренең әһәмияте турында искә төшерделәр.
Уеннар төрле биремнәрне үз эченә алды:
балалар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын картиналар буенча өйрәнделәр; хәрби операцияләрне һәм даталарны белүгә тест үттеләр; үз отрядларына донесениеләр тапшырдылар; танылган кешеләрнең фотосы, каһарманнарның һәйкәлләре буенча белергә тырыштылар; сугыш турында әдәбият белән таныштылар.
Безнең очрашу укучыларга Җиңү көненең әһәмиятен яхшырак аңларга һәм тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген аңларга ярдәм итте дигән уйда калабыз һәм яңа очрашулар көтәбез!