"Сугыш балалары - тыл хезмәтчәннәре"
Якташларыбызга — Бөек Җиңү өчен барысын да эшләгәннәргә багышланган «Хәтер ноктасы» дип аталган еллык проектка тирән хөрмәт белән без дә кушылабыз.
Безнең китапханә барлык кешеләрне «Сугыш балалары — тыл хезмәтчәннәре» дип аталган фотоэкспозициягә чакыра. Ул балачак еллары Бөек Ватан сугышының кырыс көннәренә туры килгән Түбән Камада яшәүче ике хатын-кызга багышланган. Яшүсмер яшенә җитәр-җитмәс Грызунова Анастасия Никитична һәм Норкина Агриппина Петровна илебезнең сугышта җиңүенә үзләреннән зур өлеш кертәләр, кырларда хезмәт куялар.
Илебез тарихы һәрберебезнең игътибарына лаек. Яшь булуларына карамастан, Ватаныбыз киләчәгенә зур өлеш керткән кешеләрнең тормышы турында күбрәк белергә теләсәгез, китапханәбезгә рәхим итегез.