"7нче апрель- йөкле хатын-кызлар көне"
Кадерле китап сөюче дуслар!
5 апрельдән 7 апрельгә кадәр сезне Россиядә 7 апрельдә билгеләп үтелә торган йөкле хатыннар көненә багышланган тематик күргәзмәгә чакырабыз.
Бу күргәзмәдә сез йөклелек, ана булу серләре һәм тәрбия турында китаплар, психологик киңәшләр һәм булачак әниләрнең хокуклары, ташламалар турында файдалы мәгълүматлар таба аласыз.