"Су анасы" Г.Тукай
«Экранда китап» проекты кысаларында балалар Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте белән таныштылар.
Су анасы образы Тукай поэмасында да, мультфильмда да тулысынча татар халкы мифологиясенә таяна.
Балалар зур кызыксыну белән әкиятне карадылар, әңгәмәдә катнаштылар һәм әкиятләргә үзләренең иллюстрацияләрен ясадылар.