Центральная детская библиотека

"Канатлы-койрыклы"

 Ел саен март башында экологик бәйрәм - Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Аның максаты-планетабызда яшәүче канатлы кошларның төрлелеген һәм санын саклау.


Көн дәвамында балалар һәм аларның әти-әниләре кошлар турында ребуслар чишкәндә үзләренең белемнәрен тикшерә алдылар. "Канатлы-койрыклы" китап күргәзмә-ребусында кошлар турында төрле-төрле китаплар, энциклопедияләр, җыентыклар тупланган.

Балалар, әгәр сез дә кошларның кайда яшәгәнлекләрен, нәрсә ашаганлыкларын һәм алар турында башка бик күп мәгълүматлар белергә телисез икән, бу китапларны укып чыгарга чакырабыз.