"Бала хокуклары"
Кеше туганда ук билгеле бер хокукларга ия була, яшәргә, гражданлыкка, медицина хезмәте күрсәтүгә, тигезлеккә, иреккә, ял итәргә, социаль тәэмин ителешкә, сәнгатьтән ләззәт алырга һәм башкаларга. Кечкенә балаларга әле аның хокукы аңлашылмаса да, бу вакытта аларны әти-әнисе яклый. Ә аннары яше үскән саен баланың ихтыяҗлары да үзгәрә, алар торган саен арта гына бара. Моны, мөгаен, сезнең һәрберегез үз тәҗрибәсендә раслый алыр. Моннан безнең ихтыяҗларыбызның даими үзгәрүе белән яңа хокуклар да барлыкка килә.
Бүген чарага килгән 15нче балалар бакчасы балалары балаларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Хәйләкәр төлке әзерләгән викторинаның кызыклы сорауларына җавап бирделәр, бүрегә Төлке белән дуслашырга булыштылар, "Кара тартма" уенын уйнадылар.