"Алиса - феялар илендә"
Кадерле дуслар, язгы "КитапЛаб" сменасының тантаналы рәвештә ачылуы турында хәбәр итәбез!
Бәйрәмнең кунаклары Алисә белән тылсымчы феяләр иле буйлап патшабикәнең югалган тылсымлы каләмен эзләргә киттеләр. Бөтен сынаулар җиңел, күңелле һәм тату үтелде!
Китапханәбезнең һәр почмагы сюрпризлар һәм көтелмәгән очрашулар белән тулы әкият дөньясына әверелде!
Балаларыгызны каникулларны әкиятләр дөньясында мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге белән сөендерегез, маҗаралар әле башлана гына бит!