Центральная детская библиотека

"Рус халык әкиятләре буенча сәяхәт"

«Теремкәй» клубына килгән балалар һәм әниләр рус әкиятләренең тылсымлы дөньясына киттеләр! 

Балалар дәрестә «Теремок» спектаклен карап кына калмадылар, аның катнашучылары да булдылар: тычканга булыштылар, аны бөртекләр белән сыйладылар, яңгырдан качып, күңелле уеннар уйнадылар.

Тере әкият - хыялны, сөйләмне үстерүнең һәм балаларга шатлык бүләк итүнең иң яхшы ысулы!