Центральная детская библиотека

"Мошенниклар кулына ничек эләкмәскә?

 Бүген Түбән Кама районы ДАИ инспекторы Ландыш Дамировна катнашында мөһим һәм файдалы чара узды.

Очрашуның темасы бигрәк тә актуаль иде: без ике төп мәсьәлә — мошенниклык турында фикер алыштык: алдауны ничек танырга, үзеңне һәм якыннарыңны ничек якларга һәм икенче тема - юлларда куркынычсызлык темасы, бигрәк тә алда торган каникуллар алдыннан.

«19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары әңгәмәдә актив катнаштылар, мошенниклык схемаларын ничек танырга һәм алардан сакланырга икәнен белделәр, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен яңарттылар.