""Тәгәри китте йомгагым" Каюм Насыйри иҗаты буенча
Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галиме Каюм Насыйри кем соң ул? Бу сорауга "Татарча да яхшы бел" проектына килгән 1нче балалар бакчасы нәниләре җавап эзләде.
Күпкырлы шәхес, кул остасы, көзгеләр ясаучы, дару үләннәре җыючы, медицина өлкәсендә дә белгеч, календарьләр бастыручы, халык авыз иҗатын җыеп, кешеләргә таратучы, татар балаларын рус теленә өйрәтүче, педагог, тәрҗемәче, тәрбияче, мәгърифәтче һәм башкалар...
Каюм баба китапларын күздән кичереп, балалар әкиятләре, уеннары, табышмак-әйтемнәре, сынамышлары белән дә танышты, уеннарда үзләрен дә сынап карады.