"Кулланучылар көне: миссия үтәлә "
"Кулланучылар көне: миссия үтәлә " - "БиблиоCLUB" проекты кысаларында Түбән Кама шәһәренең 2 нче мәктәбеннән 5 "а" белән шушы темага очрашу узды.
Тема очраклы гына сайланмады, чөнки 15 март Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне. Балалар белән җаваплы сатып алучы булу нәрсәне аңлата, товарларны һәм хезмәтләрне дөрес сайларга, бәхәсле вәзгыять туганда үзеңне ничек тотарга, нинди закон үзара мөнәсәбәтләрне җайга сала, "Гадел билге"системасы нәрсә ул, дип фикерләр алыштык. Белемнәрне әкият геройлары белән аңлаешлы мисалларда беркеттек.
Алынган белемнәр кирәк булыр һәм бу юнәлештә дөньяга карашны киңәйтергә ярдәм итәр дип ышанып калабыз.