"Ак үлем капканында"
Китапханә эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе булып сәламәт яшәү рәвеше алып бару (ЗОЖ) пропагандасы, шул исәптән зарарлы гадәтләрне профилактикалау тора.
Наркомания — безнең җәмгыятебезгә үтеп кергән һәм алар йогынтысына дучар булган теләсә кайсы кешенең тормышын агулаучы коточкыч явызлык. Наркотиклар куллану аеруча яшьләр арасында күзәтелә-җәмгыятебезнең бүгенгесе дә, киләчәге дә шаккатыра.
"Ак үлем капканында" күргәзмәсендә наркотик матдәләрнең кеше организмына зыяны, наркотикларга бәйле кешеләрнең сәламәт кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләре, наркотикларга бәйлелекне профилактикалау һәм, әлбәттә инде, сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар тәкъдим ителгән.