"Халыкара туган тел көне "
Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә.
21 февраль- Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырылган.
Бу көн уңаеннан китапханәбездә туган тел сүзенең көчен һәм матурлыгын ачучы китаплар күргәзмәсе әзерләдек. Биредә туган телнең әһәмиятен һәм тирәнлеген искә төшерүче, аның рухы белән сугарылган әсәрләр: шигърият, проза, фольклор һәм заманча текстлар тупланган.
Туган телебездә язылган нинди китаплар сезне илһамландыра? Комментарийлар көтеп калабыз!