Центральная детская библиотека

"Минем ягымлы һәм назлы дустым"

 

"Безнең Таня кычкырып елый..." бу юлларны кем белми? Һәркем шунда ук Агния Бартоны искә төшерәчәк. Төп героиня – аның кызы кечкенә Таня икән! Ә кайбер балалар үзләрен танып, шагыйрәгә шалтырата торган булганнар, хәтта араларында шигырь үзләре турында дип уйлап, үпкә белдерүчеләр дә табылган.

Бу хакта балалар һәм ата-аналар бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы проектына килгәч, «Минем ягымлы һәм назлы дустым» исемле чара вакытында белделәр. Ә тагын китаплар өчен матур кыстыргычлар ясап, көннәрен күңелле дә кызык та уздырдылар.