"Ватанны саклаучылар көне"
Инде бер атнадан мөһим бәйрәм - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәкбез. Без бүген үк әзерләнә башладык. "Мавыгулар калейдоскобы" мастер-классына килгән кызыбыз белән әтисенә бүләк итәргә планлаштырган матур открытка ясадык. Эш пөхтә, күңел җылысы белән сугарылган һәм олы мәгънәгә ия булып килеп чыкты.
Безнең идеяне күз алдында тотып, открыткаларны үзегез дә ясап, якыннарыгызга бүләк итә аласыз!