Центральная детская библиотека

"Китапларны мәхәббәт белән бүләк итегез"

Китапны укучыга биргән вакытта без аны күпме гаҗәеп ачышлар көткәнен күз алдына китерәбез һәм бу уй безне бик шатландыра!

 

Бүген Халыкара китап бүләк итү көнендә без, киресенчә, укучыларыбыздан китаплар кабул иттек һәм бу бик күңелле вакыйга булды! Түбән Кама шәһәренең 95нче, 3нче балалар бакчалары балалары, шулай ук 14нче лицейның 5нче сыйныф укучылары, KAMA TYRES хезмәткәрләре алып килгән китапларын безгә бүләк иттеләр.

 

 "Китапларны мәхәббәт белән бүләк итегез" акциясендә катнашучыларның барысына да ярдәмчел һәм игелекле булулары өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез!