"Муса абый - балаларның якын дусты"
Герой-шагыйрь Муса Җәлил тууына 119 ел тулу уңаеннан китапханәбездә “Муса абый балаларның якын дусты” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм нәни дусларыбыз белән күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә шагыйрьнең әсәрләре, шигырьләре һәм аның тормышына багышланган китаплар урын алды.
Аның иҗаты белән танышырга уйласагыз, китапханәбезгә рәхим итегез!