"Әфган җиле"
Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Ватан алдындагы бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.
15 нче февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала.1989 нчы елдан башлап, бу көн Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.
Бүген «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә кунакта батыр йөрәкле ир-егетләребез, Әфган җирләрендә хезмәт итеп, Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, исән-имин кайткан ветераннарыбыз булды.
Алар ул елларда Әфганстанда булган тарихи вакыйгалар, Совет Армиясе сафларында хезмәт итүләре һәм интернациональ бурычларын ничек үтәргә туры килүе турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Очрашуга килгән МБОУ «Гимназия №2» НМР РТНижнекамский Индустриальный-Техникум балаларын кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, егетләргә мәктәп яшеннән ук һәрнәрсәгә түзем һәм әзер булырлык итеп чыныгып үсәргә, үзләрен чын ир-егетләр итеп тәрбияләргә кирәк дигән фикерләрен җиткерделәр.
Кичәбез җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын, яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде дигән сузләр белән тәмамланды.