Центральная детская библиотека

"Муса абый - балаларның якын дусты"

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде," - дип язып калдырган патриот шагыйребез - Муса Җәлил. Аның иҗаты һәм тормыш юлы белән танышырга 1нче балалар бакчасыннан нәни дусларыбыз китапханәбезгә кунакка килде.

 

Муса Җәлил - ялкынлы шигырьләр авторы, Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат.

 

Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.

 

Чарага килгән нәниләребез дә уен формасында Җәлилнең әсәрләре белән танышып, пазллар җыеп, җырларын тыңлап юандылар. Үзләре дә яттан өйрәнеп килгән шигырләре белән уртаклаштылар.