"Сәяхәтче бака"
Экранда китап" проекты балаларны Всеволод Гаршинның «Сәяхәтче бака» дигән бик тә тәэсирле һәм тылсымлы әкияте белән таныштырды. Бу гыйбрәтле хикәя шулкадәр җанлы һәм күңелле итеп язылган ки, яшь укучылар мактанчык баканы мәңгегә хәтерләрендә калдырдылар.
Әкият белән танышканнан соң, балалар төп герой турында фикер алышуда катнаштылар һәм аның хөрмәтенә Томск шәһәрендә дөньядагы иң кечкенә монумент куелганын белделәр – аның биеклеге нибары -44 миллиметр.
Балалар интерактив викторина сорауларына да бик тырышып җавап бирделәр һәм соңыннан әлеге гыйбрәтле тарихка багышлап үзләренең рәсемнәрен ясадылар.