Центральная детская библиотека

"Юл йөрү кагыйдәләре хөрмәткә лаек!"

Бүген безнең китапханәдә балалар бакчасыннан килгән нәни дусларыбыз өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мавыктыргыч чара узды! 

 

Балалар кызыклы уеннар һәм биремнәр аша юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре, светофор утлары белән таныштылар.

 

Нәниләрнең якын дусты Коржик белән бергә алар урамны дөрес урында чыгарга, кагыйдәләрне кайда, ничек кулланырга кирәклеген аңларга өйрәнделәр. 

 

Дусларыбызны киләсе очрашуларда да көтеп калабыз!